Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие сәнгать җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган артисты Владимир Васильев үзенең иҗат сезонын ике концерт белән ачты: 25 сентябрьдә Чаллының Орган залында “Көзге концерт”, ә 1 октябрьдә Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Ю.Борисенкога багышланган «Укытучы-укучы» дигән концерт узды. Владимир Васильев белән бергә сәхнәдә укучылары – танылып килүче яшь артистлар да чыгыш ясады.