5 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур залында Казан дәүләт фәнни-тикшеренү техник университеты студентлары өчен «Дәүләт һәм хокук теориясе» мәгълүмат көне уздырылды. Әлеге югары уку йорты укытучылары һәм китапханә хезмәткәрләре арасында хезмәттәшлек беренче ел гына дәвам итми. Студентларга китапханәдә дәресләр уздыру, ә аннары шунда ук алардан зачетлар кабул итү инде традициягә әйләнде.