Санкт-Петербург – Казан багланышлары

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Октябрьнең  8 еннән 11 енә кадәр Казанда Татарстан Республикасында мәдәният учреждениеләре эшчәнлегендә тупланган тәҗрибәне өйрәнү өчен  Санкт-Петербургның дәүләт мәдәни-ял итү учреждениеләре белгечләреннән төзелгән делегация эшли.  Аның составына 40 кеше кертелгән.

Мәдәният учреждениеләре эше белән танышудан тыш, күчмә семинар программасында Казан шәһәре буенча экскурсия, «Свияжск утрау-шәһәрчегенә» сәфәр, Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрына спектакльгә бару каралаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International