Татарстанның Югары Ослан районына этнография экспедициясе

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Идел буе халыклары этнографик коллекциясен баету максатларында Татарстан Республикасы Милли музее Югары Ослан районына этнография экспедициясе уздыра.   

Экспедициянең максаты – руслар, татарлар, чувашлар һәм башка халыкларның этнографиясен, матди һәм рухи мирасын урыннарда өйрәнү, музейларга тапшырылуы мөмкин булган этнографик коллекцияләрне ачыклау, предметларны җыю һәм аларның тасвирламаларын эшләү, экспедиция оештырылган авылларда яшәүчеләр  XIX– XX гасырларда нинди һөнәрләр белән шөгыльләнүе турындагы мәгълүматны документлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International