Кариев театры укытучыларны котлады

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры 5 октябрь көнне Сабага чакырылган иде. Биредәге Мәдәният йортында махсус укытучылар өчен әзерләгән бәйрәм чарасы узды. Сабаның үзеннән һәм төрле авылларыннан 350гә якын мөгаллим җыелган иде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов барлык укытучыларны шәхсән үзе котлады, иң яхшыларын бүләкләде. Театр директоры Мансур Ярмиев коллективның иҗади планнары турында сөйләде. Барлык укытучыларга үзе баянда уйнап җыр бүләк итте.

Концертны мәктәп укучылары дәвам итте.

Кичәнең иң зур бизәге Кариевлылар куйган спектакль булды. "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз..." музыкаль комедиясе беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International