«Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсында җиңүчеләр мәгълүм булды

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

 «Татар халкының милли тәңгәллеген саклап калу (2014-2016)» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик бизәкләре» дигән фотоконкурс уздырды.  

1 апрельдән 1 сентябрьгә кадәр  Россия Федерациясенең ун төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан 42  фотографтан  308 эш кабул ителде. Бирелгән тавышларны исәпкә алып, дүрт номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Оештыручылар иң уңышлы эшләрдән фотокүргәзмә ачарга җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International