Чистай муниципаль районының Дүртөйле авылында күпфункцияле үзәк ачылды

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районының Дүртөйле авылында «Авыл клублары» республика максатчан программасы нигезендә күпфункцияле үзәк ачылды. Анда илле урынга исәпләнгән зур зал, китапханә урнашкан.

Клубны ачу тантанасында күп кенә кунаклар, рәсми затлар катнашты. Чара авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International