Бүген Аяз Гыйләҗевның «Ефәк баулы былбыл кош» пьесасын күмәк уку оештырылды. Әсәрне театрның баш режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәгә куя. 2018 елда күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуын, пьесаның шушы дата уңаеннан алдан сәхнәләштерелеп уйналачагын билгеләп узыйк.
Рәшит Заһидуллин сүзләренчә, Аяз Гыйләҗевның әлеге әсәре бөек рус классигы Антон Чехов комедияләрен хәтерләтә — анда «елау аша көлү» ачык чагылыш таба.
«Пьесада уңай яки тискәре геройлар юк. Һәркайсының — үз дөреслеге», — дип билгеләп үтте ул.
Мелодрама премьерасы тамашачыларга ноябрь ахырында тәкъдим ителер дип планлаштырыла.
Искәртеп үтик: ел ахырына кадәр тинчуринлылар тамашачыларны 2 премьера белән сөендерергә ниятли.
83нче сезонда тамашачыларга тәкъдим ителәчәк чираттагы премьера – драматург Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” спектакле булыр дип көтелә. Пьесаны режиссёр Резеда Гарипова куя. Шул рәвешле, Тинчурин театры бу сезонда да татар классик әдәбиятын популярлаштыру юнәлешендә актив эшчәнлеген дәвам итәчәк, дип итә театрның матбугат хезмәте.