Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының әдәби беседкасында Цветаевага багышланган учак балкый

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

8 октябрьдә көндезге сәгать уникедә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының әдәби беседкасында шагыйрь Марина Цветаеваның туган көнен билгеләп үтү йөзеннән һәм аның истәлегенә  музей хезмәткәрләре учак кабызачак. Бик күпләрнең яраткан шагыйрәсе һәм Рус шигъриятенең Көмеш чоры вәкилләре, хәзерге авторлар әсәрләрен уку, гитарага кушылып җырлау, җанлы әңгәмә, фикер алышу – болар барысы да чарага килүчеләрне битараф калдырмас.

Шушында ук Көмеш чор шагыйрьләре әсәрләрен иң яхшы укучы дигән исем алу өчен уздырылган бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү дә каралган.

Рус шигъриятенә гашыйк кешеләрнең үзенчәлекле бу «утырмасы» алма бәлеше белән чәй эчү мәҗлесе белән тәмамланачак. 

8(85557) 7-88-97

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International