«Халыклар күп – ил берәү» - 4 октябрьдә Татарстан Республикасында шундый шигарь белән «Зур этнографик диктант» бөтенроссия мәгърифәти акциясе үткәрелде. Анда барлыгы 1388 кеше катнашты.
Безнең регионда диктант язуны барлыгы 20 мәйданчыкта оештырдылар.
Диктант халыкның этнография өлкәсендәге, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәре дәрәҗәсен бәяләү, этнослар арасында мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә зур роль уйнаучы фән буларак, этнографиягә игътибар җәлеп итү максатларында үткәрелде. Эш көне булуга да карамастан, акциядә катнашу өчен мәйданчыкларга шактый күп кеше килгән иде. Димәк, алар барысы да этнография өлкәсендәге белемнәрнең җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен яхшы аңлыйлар.
45 минут эчендә диктантта катнашучыларга 30 сораудан торган тест узарга кирәк иде. Үтәлгән биремнәр өчен иң күп дигәндә 100 балл җыярга мөмкин иде.