4 октябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында зур вакыйга булды: аның составында яңа объект – хәзерге заман сәнгате залы ачылды. Ул Алабуганың тарихи өлешендәге борынгы сәүдәгәр утарының киң бер бинасында урнашкан. Залны ачу чарасында катнашучылар алабугалыларны әлеге күренекле вакыйга белән тәбрикләделәр.
Яңа күргәзмә мәйданчыгы булдыру кирәклеге турында музей-тыюлыкта сүз күптәннән алып барыла иде инде. Чөнки биредә Совет заманы һәм хәзерге сәнгать әсәрләреннән шактый күләмле тупланма барыкка килгәненә дә байтак вакыт узган. Төрле жанрдагы, төрле стиль һәм техникада башкарылган бу әсәрләрне күрсәтү өчен яңа ачылган залда урын иркен булачак.
Һәм яңа ачылган залның беренче күргәзмәсе – Мексика слависты, тәнкыйтьче, тәрҗемәче Сальма Анисараның «Диңгез - төш ул» дигән фотокүргәзмәсе тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Авторның эшләренә үзенчәлекле «аңлатма» буларак, шулай ук мексикалы шагыйрь Франсиско Сеговиянең шигырьләреннән өзекләр китерелгән. Күргәзмәне ачуга Россия Федерациясендә Мексика илчелегеннән мәдәният буенча атташе Хорхе Рейносо Поленс та килгән иде.
Сельма Ансира һәм Алабуга музей-тыюлыгы күптәнге дустанә һәм эшлекле элемтәләр белән бәйләнгән . 2010 елда Ансира Марина Цветаеваның шигырьләрен испан теленә тәрҗемә иткән өчен, шушы шагыйрь исемен йөртүче әдәби бүләккә лаек булды.
Әлеге экспозиция Сельма Ансира белән Франсиско Сеговиянең озак еллар дәвамында рус һәм хәзерге грек шигърияте үрнәкләрен тәрҗемә итү һәм бастырып чыгару буенча күпьеллык хезмәттәшлеге нәтиҗәсе буларак кабул ителә. Сельманың бернинди дә график редакция ясалмаган фотосурәтләрендә гадәттә игътибарга алынмый торган нәрсәләр: агыштагы һәм тынып калган, чынбарлыктагы һәм төшләрдәге су сурәте чагылыш таба. Сельма үзе: «Бу эшләрнең чын авторы диңгез, ә мин бары су теленнән тәрҗемәче генә», - ди.
Сиговиянең бу сурәтләргә язылган шигырьләре әлеге образлар тәэсирендә иҗат ителгән.