"Киноны тыңлыйбыз" концерты 4 октябрьдә КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты актлар залында узачак. La Primavera оркестры музыкантлары җыелган акчаны Казандагы "Дом Роналда Макдоналда" кунакханәсенә җибәрергә ниятли. Татарстан Республикасы Балалар клиник хастаханәсендә озак вакыт дәвамында дәвалана торган балалар һәм аларның ата-аналары өчен оештырылган мондый кунакханә Россиядә бердән-бер.
Концерт 18:00дә башлана.
www.la-primavera.org, +79872956889