Казан Кремлендә «Петербург- модерн. 1890–1910 еллар. Стиль һәм дөньяви мода» күргәзмәсе

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

5 октябрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы тупланмаларында сакланучы экспонатлардан «Петербург- модерн. 1890–1910 еллар. Стиль һәм дөньяви мода» күргәзмәсе ачылачак.  Экспозициядә  күрсәтелгән модерн стилендәге костюмнар һәм  бизәнү әйберләре, шул заман ханымнарының сәнгати югарылыктагы фотографик сурәтләре, шулай ук кайбер  өй җиһазлары Петербург ханым һәм туташларының   XIX йөз ахыры  XX йөз башындагы тормыш-көнкүреше турында сөйли. 

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне 5 октябрьдә сәгать өчтә шушы уңайдан булачак матбугат конференциясенә чакырабыз. Рәхим итегез.

8 927 438 47 33.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International