Чаллының «КАМАЗ» мәдәният йортында «Безнең заман» эшче яшьләр республика телевизион фестиваленең беренче зона этабы узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә. Зона этабында шәһәрнең 50 оешмасыннан һәм Чаллы, Менделеевск, Кукмара, Әгерҗе һәм Алабуга муниципаль районнарыннан 216 яшь хезмәткәр катнашты. Яшьләр «Вокал», «Вокал ансамбль», «Хореография», «Минута славы» номинацияләрендә көч сынашты.
Җиңүчеләр билгеләнде.
Йомгаклау концерты 13 ноябрьдә «Пирамида»да була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте