Октябрьнең 4сеннән ноябрьнең 6 сына кадәр Нидерландия Корольлегендә һәм Бельгиядә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры гастрольләре узачак.
Анда театрның оркестры, хоры артистлары, турппа солистлары Юрий Ившин, Зоя Церерина, Светлана Смирнова, Айдар Нургаянов, Олег Мачин, шулай ук чакырылган җырчылар – Анджей Белецкий, Марина Нерабеева (Е.В.Колобов исемендәге Яңа Опера), Оксана Крамарева, Сергей Ковнир (Т.Шевченко исемендәге Украина Милли Операсы), Екатерина Егорова (Михайловский театры), Антон Иванов (Мәскәү), дирижерлар Алла Москаленко (Украина) һәм Андрей Аниханов (Санкт-Петербург) катнаша.