Чистайда «Арт-Ковчег» фестивале кысаларында иҗади очрашу булды

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Казанда III «Арт-Ковчег» ачык инклюзив фестивале узды. Ул балалар һәм яшьләр өчен берничә иҗади чарадан торды. Фестивальдә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр дә актив катнашты. 

 «Арт-Ковчег» фестиваленең идея авторы һәм оештыручысы -  композитор, җырлар авторы, җырчы Дмитрий Бикчәнтәев. Максаты — инвалидларга үз иҗатлары белән таныштыру өчен өстәмә мөмкинлекләр ачу, инвалид-артистларның тамашачылары санын арттыру, иҗади багланышларны киңәйтү.

2016 елда фестивальнең иҗади очрашуларыннан берсе Чистайда уздырылды. 2 октябрьдә  Б.Пастернакның мемориаль музеендагы әдәби кунакханәдә Чистай шәһәре инвалидлар җәмгыяте каршындагы «Вдохновение» («Илһам») иҗади берләшмәсе вәкилләре Дмитрий Бикчәнтәев, фестивальнең әдәби юнәлеше өчен җаваплы шагыйрь Наилә Ахунова  белән бергәләп кичә уздырды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International