Татарстанда Зур этнографик диктант 20 мәйданчыкта уздырыла

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

5 октябрьдә Зур этнографик диктант Татарстанның 20 мәйданчыгында уздырыла. Болар – халыклар дуслыгы йортлары, район мәдәният сарайлары, китапханәләр, мәктәпләр, көллиятләр. Бүген «Татар-информ» МА узган матбугат конференциясендә мәдәният министры урынбасары, «Зур этнографик диктант» акциясенең төбәк координаторы  Гүзәл Шәрипова сөйләде.

Мондый зур мәгърифәти чара Россиядә беренче тапкыр уздырыла. Фаразларга караганда, анда барлыгы 40 меңнән артык кеше катнашачак. 4 ноябрьдә россиялеләрнең этномәдәни белемнәре дәрәҗәсе турындагы аналитик доклад халыкка җиткереләчәк. Соңрак этнография буенча программалар төзү өчен тәкъдимнәр кертеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International