«Кара пулат» операсы Мәскәүдә беренче тапкыр күрсәтеләчәк

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

12 октябрьдә Мәскәүнең Дәүләт академия Кече театрында «Кара пулат» опера-риваяте куелачак (композиторы Э.Низамов, либретто авторы Р.Харис). Опера Мәскәү тамашачысына Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Халык шагыйре, Россия Федерациясе дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Ф. Кәрим исемендәге әдәби премия, Р. Гамзатов исемендәге зур әдәби премия, Дельвиг исемендәге гомумроссия премиясе, М. Җәлил һәм Г.Державин исемендәге республика премияләре лауреаты,  Россия Федерациясе Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы Ренат Мәгъсүмҗан улы Харисовның (Ренат Харисның) тууына 75 яшь тулуга багышлап күрсәтелә.  

12 октябрьдә булачак бу зур чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештыра.

 «Кара Пулат» операсының премьерасы узган елның гыйнварында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә булган иде.  Опера Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды ярдәме белән иҗат ителде.  Премьераны караганнан соң, Минтимер Шәрип улы Шәймиев аны Татарстанның мәдәният тормышында зур вакыйга дип бәяләде.

Операның либреттосын шагыйрь Ренат Харис, музыкасын композитор Эльмир Низамов язган, режиссеры  – Георгий Ковтун. Сәхнәдә танылган опера җырчылары, музыка коллективлары чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International