Социаль-мәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләре өчен өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты «Һөнәри Өстәмә белем бирү халыкара ассоциациясе» консорциумына керде. Бу берләшмәдә өстәмә белем бирү белән шөгыльләнүче оешмалар ирекле катнаша. Чит илләрдә өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче учреждениеләр белән элемтәләр урнаштыру аның эшчәнлегенең төп юнәлешен тәшкил итә.