23 - 27 сентябрьдә Алтай яшьләр театрында В.Золотухин исемендәге II Бөтенроссия театр фестивале узды. Биш көн дәвамында 11 театр үз спектакльләрен тамашачылар игътибарына тәкъдим итте. Әлмәт театрының Б.Брехт әсәре буенча куелган «Бистә фәрештәсе» спектакле «Иҗади ансамбль өчен» номинациясендә җиңү яулады.