Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе сентябрь ахырында Ижевск шәһәрендә уздырылган «Үзенчәлекле категория укучыларга мәгълүмати-китапханә  хезмәте күрсәтү системасы традицияләре һәм андагы яңалыклар» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Монда күзләре күрмәүче яисә начар күрүче китап сөючеләргә хезмәт күрсәтүдә килеп туган проблемалар, аларны хәл итү, бу системадагы эшне җиңеләйтергә мөмкинлек тудыручы яңалыклар турында җанлы фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International