Чаллы курчак театрында сезон ачылды

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

2 октябрьдә Чаллы дәүләт курчак театры утызынчы юбилей сезонын ачты.  

Артистлар нәни тамашачыларны яңа премьера – «Исәнмесез» дип аталган спектакль белән сөендерде. Тамашаны Мордовия Республикасы дәүләт курчак театры режиссеры  Лилия Шахова сәхнәгә куйган. Спектакль авторлары һәм артистлар балаларга уен рәвешендә тәрбияле булуның, әхлак нормаларыннан тайпылмауның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен төшендерергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International