6 октябрьдә кичке сәгать дүрттә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасы Атказанган сәнгать эшлеклесе Татьяна Кривошееваның юбилее уңаеннан аның эшләреннән күргәзмә ачыла.
Монда авторның йөздән артык әсәре – картиналары, скульптур эшләре, керамика, фарфор эшләнмәләре күрсәтеләчәк.