29 сентябрьдә Әгерҗе муниципаль районының Кичкетаң авылында «Җир сулышы» өченче үзешчән балалар берләшмәләре республика конкурсының йомгаклау чаралары узды.
Балаларның үзешчән берләшмәләре конкурсының йомгаклау чарасын уздыру өчен юкка гына Әгерҗе ягы сайланмаган. Нәкъ менә биредә, Кичкетаң авылында, «Җир хартиясе»нең истәлек ташы куелган. Конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, аларны бу вакыйга уңаеннан тәбрикләү сүзләре җиткергәч, оештыручылар иң яхшы үзешчән балалар берләшмәләренә үзләре турында сөйләү өчен сүз бирде. Соңрак күмәк фотога төшү, истәлек ташы янында агач утырту, осталык дәресләре булды. Ә иң соңыннан мәртәбәле жюри конкурста җиңүчеләрне игълан итте.