Театрларда яңа сезон ачылу вакыты. Артистлар тамашачыларга премьералар да, сәхнәдә узган сезоннарда барган спектакльләр дә тәкъдим итә. 2016 елда Татарстанның театр җәмәгатьчелеге ике зур вакыйганы билгеләр үтәргә җыена: татар милли театры оешуга 110 ел, Качалов театрына 225 ел тула. Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры яңа сезонны 22 августта Туфан Миңнуллинның туган ягында – Кама Тамагы муниципаль районында - аның пьесасы буенча куелган «Кызлар кызык итәләр» спектаклен күрсәтү белән ачты. Кәрим Тинчуринның 130 еллык юбилеен һәм «Сүнгән йолдызлар» спектакленең 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында театр шушы пьеса нигезендә эшләнгән «Каз канаты» дигән эксперименталь пьесаны сәхнәгә чыгара. Театр VI Халыкара «Казахстан – Евразиянең йөрәге» Үзәк Азия илләре театр фестивалендә Ч.Айтматовның «Анам кыры» спектакле белән катнаша. Шулай ук Россия Федерациясе төбәкләре һәм Татарстан Республикасы буенча гастрольләр каралган.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 14 сентябрьдә яңа сезонны И. Галинең былтыр сәхнәдә зур уңыш белән барган «Беренче мәхәббәт» спектакле белән ачты.
Ел тәмамланганчы, тинчуринлылар сәхнәгә ике премьера чыгара. Берсе – Аяз Гыйләҗевның «Ефэк баулы былбыл кош» спектакле – язучының 90 еллык юбилеена багышлана (режиссеры – Рәшит Заһидуллин). Икенчесе Т.Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектакле (режиссеры – Резедә Гарипова).
«Әкият» Татар дәүләт курчак театры 15 сентябрьдә 83 нче сезонын А.Волковның «Волшебник Изумрудного города» («Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы») спектакле белән ачты. Шушы ук көнне «Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә» әкияте белән театрның татар труппасы да яңа сезонын башлап җибәрде.
16 сентябрьдә «Шау-шулы көн яисә Фигароның өйләнүе» спектакле белән Качалов театры 226 нчы сезонын ачты.
Бу сезонда качаловлылар театрның 225 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Ноябрь ахырында юбилей кичәсе узачак. Тантаналар башланганчы театр яңа премьерасын – Шекспир пьесасы буенча куелган «Тискәрегә - авызлык» спектаклен күрсәтәчәк. Аны Петербург режиссеры Игорь Коняев сәхнәгә куя.
23 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры И.Штраусның «Летучая мышь» спектакле белән яңа сезонын ачты. 2016-2017 ел сезонында театр элеккечә гастрольләргә йөрергә җыена, Шаляпин һәм Нуриев фестивальләрен уздырырга әзерләнә. Декабрь аенда Дж.Пуччининың «Манон Леско» операсы концерт буларак башкарылачак. 2017 елда П.Чайковскийның «Пиковая дама» һәм С.Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта» балеты премьералары була.
30 сентябрьдә Г.Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Артист» (Р.Зәйдулла) спектакле белән 30нчы сезонын ачты.
Театр хәзерге вакытта Р.Сәгъди әсәре буенча «Гашыйклар утравы» спектаклен куярга әзерләнә. Яңа сезонда яшь тамашачылар «Ләйлә-Мәҗнүн» спектаклен карый алачак. Шулай ук В.Илюханың «Саранлыктан дәва» әсәре дә сәхнә күрәчәк.
Казан дәүләт яшь тамашачы театры яңа сезонны 1 октябрьдә узган елгы премьера – «Из глубины…» («Бик тирәннән...») (рәссам Винсент Ван Гог) спектакле белән ачты. Ноябрь ахырында тамашачыларга Н.Эрдман әсәре буенча «Самоубийца» («Мөртәт») спектакле тәкъдим ителә.
Чаллы курчак театры яңа сезонын
2 октябрьдә 11.00 һәм 13.00дә «Исәнмесез!» спектакле белән ачты.
Ул балаларга тәрбияле, тәүфыйклы булуның бөтен өстенлекләрен күңелле итеп аңлатып бирүгә юнәлтелгән. Моннан тыш, артистлар балаларга һәм аларның әти-әниләренә уеннар, бәйге-ярышлардан торган программа да тәкъдим итәчәк.
6 октябрьдә Әлмәт театры 72 сезон ача.
Октябрьдә генә дә театр үз тамашачысына берьюлы 3 премьера тәкъдим итәчәк. Аяз Гыйләҗевның «Кар астында кайнар чишмә» спектаклен Оренбургтан килгән режиссер Булат Хәйбуллин куя. Сезонның икенче премьерасы – көлкеле драма "Сигезле биюе" 14 октябрьдә 19:00 сәгатьтә hәм 15 октябрь 18:00 сәгатьтә булачак. Спектакльнең авторы Равил Сабыр, режиссеры Булат Бәдриев
«Кибет» спектакле (өченче премьера) Олжас Жанайдаров пьесасы буенча эшләнгән.
Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонны 7 октябрьдә А.Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган «Ул бит кичә иде» спектакле белән ача. Премьералар: Б.Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» (режиссеры – Ренат Әюпов), М.Кәримнең «Ай тотылган төндә» (режиссеры – Фаил Ибраһимов), Т.Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» әкияте (режиссеры – Нурия Сәлахова).
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән 110нчы юбилей сезонын ача.
Сезонны “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачу һәм ябу – камаллыларның гадәткә кергән традициясе. Бу гадәти спектакль генә түгел, ә театрның “визит карточкасы”. Әлеге куелышта театрның бөтен труппасы, хәтта, труппа гына да түгел, күмәк сәхнәләрдә артистларның балалары, сәхнә эшчеләре, театрның җиһазчылары да катнаша.
Яңа сезонда театр зур һәм кече сәхнәдә берничә премьера тәкъдим итәчәк.
8 октябрьдә үк инде беренче премьера – К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакле, соңгы куелыштан соң 58 ел узгач, сәхнәгә кайта. 7 ноябрьдә З. Хәкимнең «Бармы ришвәттән дәва» спектакле премьерасы (режиссеры И. Зәйниев) була.
Февральдә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев И.Юзиев пьесасы буенча «Ак калфагым төште кулдан» спектаклен тәкъдим итә. Анда театрның күренекле артистлары: Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Алсу Гайнуллина һәм башкалар катнаша.
14 октябрьдә өч дәүләт театры яңа сезонын ача.
Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры - «Ике килен-килендәш» спектаклен күрсәтә . Театрда быелгы премьералар: «Гүзәл Ап-ак Сылу» (Р.Сәгъди), «Уч төбендә өч егет» (Д.Салихов), «Югалган көн» А.Гыйләҗев.
Буа дәүләт драма театрында сезон З.Хәкимнең «Килә ява, килә ява» спектакле белән ачыла (режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев).
Минзәлә татар дәүләт драма театры «Түтиләр» ( А.Коровкин) спектакле белән сезон башлый. К.Тинчуринның «Каракүз» мелодрамасы татар сәхнәсендә беренче тапкыр куела. Артистлар шулай ук А.Бәкернең «Ахырзаман» музыкаль комедиясен, Э.Яһүдинның «Китмәскә килгән кошым» комедиясен куярга әзерләнә.
21 октябрьдә А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры тамашачыларын яңа сезондагы беренче премьера – Ж.Летразның «Ребенок напрокат» спектакленә көтә.Тагын премьералар: Б.Рацер һәм В.Константиновның «Русский секрет»; Н.Коляданың «Скрипка, бубен и утюг», А.Островскийның «Гроза», С.Беловның «Хочу быть собакой» спектакльләре.