1 октябрьдә кичке сәгать җидедә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә «Исповедь в четыре четверти пути» («Юлның чиреген узгач, тәүбәгә килү») дигән музыкаль-поэтик моноспектакль булды. Тамашачылар алдында шагыйрь, җырлар авторы, режиссер, продюсер һәм «Золотой Витязь» икенче халыкара театр форумы лауреаты Вадим Радомысльский чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте