30 сентябрьдә Г.Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Артист»(Р.Зәйдулла) спектакле белән 30нчы сезонын ачты.
Шул уңайдан спектакль башланганчы театрның директоры Мансур Ярмиев һәм баш режиссеры Ринат Әюпов тамашачыларга коллективның уңышлары турында сөйләде. Театр Ялтада узган 8нче Халыкара «ТЕАТР. ЧЕХОВ. ЯЛТА» фестивалендә катнашып, «Милли традицияләрне саклап калу» һәм «Профессиональ дәрәҗәдә» дигән 2 номинациядә лауреат исеменә лаек булды, Чувашиядә узган “Әкияти палитра” милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары фестивалендә “Яшьләр өчен иң яхшы спектакль (режиссура)” номинациясендә җиңү яулады.
Аннары 29 нчы сезон йомгаклары буенча иҗат төркеме вәкилләре һәм техник персоналга бүләкләр тапшырылды.
«Артист» спектаклен тамашачы бик җылы кабул итте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте