4 октябрьдә Россия Федерациясенең һәрбер субъектында «Зур этнографик диктант» бөтенроссия акциясе узачак.
Анда рус телен белүче, белеменә, халыкның нинди социаль катлавына керүенә, диненә һәм гражданлыгына карамастан, 15 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Диктант халыкның этнография өлкәсендәге, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
Диктант биремнәре федераль һәм төбәк дәрәҗәсенә караучы 30 сораудан торачак. Аларга җавапны билгеле бер вакыт эчендә бирергә кирәк. Барлыгы 100 балл җыярга мөмкин.
(843) 264-74-09, (843) 264-73-96
Татарстан Республикасында бу акция 20 муниципаль районда узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте