29 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары өчен «Сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирү: теория һәм практика» республика конференциясе уздырылды. Монда республикада тупланган өстәмә белем бирү тәҗрибәсен гомумиләштерү, бүгенге көндә өстәмә белем бирү нинди дәрәҗәдә булуын билгеләү мәсьәләләре, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә көнүзәк проблемалар буенча фикер алышу булды.
Конференциядә Татарстан Республикасы балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары – ике йөздән артык кеше катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте