Фестивальнең өченче көне 27 сентябрьдә каралган спектакльләр турында фикер алышудан башланды. Болар Брест курчак театры һәм Башкортостан дәүләт курчак театры күрсәткән спектакльләр булды. Шушы ук көнне Кырым академия курчак театры (Симферополь) В.Гауфның «Карлик нос» әкияте белән чыгыш ясады. Икенче булып фестивальдә катнашучылар Оренбург курчак театрының Н.Гернет әсәре буенча «Царевна-лягушка» спектаклен карады. Бу көннең өченче спектакле – «Әкият» татар дәүләт курчак театры, Зөлфәт әсәре буенча «Таңга-Чулпан, айга-Зөһрә»; дүртенчесе – Чувашстан дәүләт курчак театры; С.Дорожко әсәре буенча «Спящая КАРсавица» спектакльләре.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте