Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге «Татарстан композиторлары – балаларга» проекты кысаларында күчмә концерт-очрашулар уздыруны дәвам итә

2016 елның 23 сентябре, җомга

Сентябрьнең 19ыннан Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге «Татарстан композиторлары – балаларга» проекты кысаларында күчмә концерт-очрашулар уздыруны дәвам итә.

Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырыла.  2013 елдан башлап «Татарстан композиторлары – балаларга» проекты кысаларында республикабызның төрле районнарында композиторлар һәм башкаручылар катнашында балалар белән очрашулар уздырыла.  

Сентябрьнең 19ыннан 20сенә кадәр Россия һәм Татарстан Композиторлар берлекләре рәисе Рәшит Кәлимуллин җитәкчелегендәге актив төркем Әгерҗе,  Ижевск һәм Пермьдә очрашулар уздырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International