Казан Кремлендә Ибн Фадлан китабына багышланган халыкара түгәрәк өстәл уздырыла

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Сентябрьнең 18еннән 20 сенә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Ибн Фадлан китабына, ул яшәгән чорга һәм археология коллекцияләренә багышланган халыкара түгәрәк өстәл уздырыла.   

 Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры  Рафаэль Хәкимов   җитәкчелегендә Ибн Фадлан китабына һәм аның чорына багышланган фәнни конференция – түгәрәк өстәл уздыру каралган иде.  Бөекбритания,  Азәрбайҗан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Самара, Волгоград һәм, әлбәттә, Казан галимнәре чыгыш ясады.  

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International