Сентябрьнең 5 еннән 11 енә кадәр мөселман киносы фестивале кысаларында «Мир» кинотеатрында «Кино вакыты» икенче мәгърифәти форумы узачак. Ул кино төшерүчеләрнең үзара, шулай ук халык белән аралашуы өчен интерактив мәйданчык, шул ук вакытта кино төшерү лабораториясе ролен дә үтәячәк.
«Кино вакыты»нда фильм төшерү эше турында фикер алышачаклар. Танылган режиссерлар, сценаристлар үз фильмнары, киләчәккә планнары, фикерләре белән уртаклашачак.