14 сентябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонын ача

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында җәйге яллардан соң җыелыш уздырылды. Очрашуга ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да килгән иде. Ул театр коллективы белән аралашты, репертуар, шулай ук кайсы спектакльләрнең тамашачылар тарафыннан аеруча җылы кабул ителүе турында кызыксынды. К.Тинчурин  исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, бүген театр репертуарында 28 спектакль исәпләнә, һәркайсының үз тамашачысы бар. Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин әсәрләрнең тамашачы ихтыяҗларын истә тотып сәхнәләштерелүен, театрның татар классик әдәбиятын популярлаштыру юнәлешендә актив эшләвен әйтте.

Министр, үз чиратында, коллективны яңа сезон ачылу алдыннан котлап, иҗади уңышлар, рәхмәтле тамашачылар теләде.

Искәртеп үтик: К.Тинчурин  исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яңа – 83нче сезон 14 сентябрьдә Илһам Гали әсәре буенча куелган “Беренче мәхәббәт” тылсымлы комедиясе белән ачыла. Пьесаны Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International