Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Чувашиядә үткәрелә торган “Әкияти палитра” фестиваленә чакырылды. Фестиваль күрше республикада 19-23 сентябрь көннәрендә уза. Фестивальдә Россиянең яшь тамашачы театрлары катнаша.
Чабаксарга Г.Кариев театры ижат коллективы Г.Ибраһимов әсәре буенча эшләнгән “Алмачуар” (Ф.Галиев) спектаклен алып бара.