26 августта «Хәзинә» милли сәнгать галереясында “Татарстан рәссамнары: тууына 500 ел тулу алдыннан Казан ханлыгы патшабикәсе - Сөембикә образы” күргәзмәсе ачыла.
ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее тупланмасыннан һәм Татарстан рәссамнары картиналарыннан торган күргәзмә Республика көненә багышлана.
Музейда билгеләп үтелгәнчә, Казанда Сөембикәнең легендар образы беренче тапкыр аерым күргәзмә итеп куела. Сөембикә образы – Россия патшасы хөкүмәте чорында да, шулай ук совет чоры вакытында да идеология белән тыгыз бәйләнгән тема булган.
Бүгенге көндә Сөембикә образына мөрәҗәгать итү шартлы, «мөселман авангарды», абстракционизм, концептуализм, гади алымнар, шәмаил сәнгате эстетикасы кебек постмодернизм теле аша бара.
Күргәзмә 26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.