Татарстанда «Алексеевские перезвоны» фестивале ачылды

2016 елның 12 июне, якшәмбе

Гала-концертта кыңгырау чыңы җыр, бию һәм музыкаль чыгышлар белән аралашты

Бүген Алекссевскида «Алексеевские перезвоны» XIV кыңгырау чыңы фестивале узды. Фестивальне ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен ачты, дип яза Алексеевск районының «Заря» («Таң») җирле газетасы.

Министр районда яшәүчеләргә һәм фестиваль кунакларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын укыды. А.Сибагатуллин билгеләп узганча, бу фестиваль рус мәдәнияты традицияләрен саклый һәм Татарстан халыклары арасында толерантлыкны ныгыта. Министр фестивальнең сокландыргыч булуын белдерде.

"Мин биредә беренче тапкыр, сәхнәдәге номерларны күреп шаккаттым. Татарстан халыкларының теләсә кайсы бәйрәмнәре - барыннан да элек безнең кешеләрнең рухи дөньясын тану һәм аларны якынайту. Бу фестивальгә нигез салучыларга рәхмәт. Мин бик куанам", - диде ул.
Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен билгеләп үткәнчә, фестиваль бөтен дөньяга республикада яшәүчеләрнең изге ниятен һәм татулыгын күрсәтергә тиеш.

"Бу кыңгырау чыңы үрнәге белән Аллаһ безгә бергәләп хезмәт итү, дога уку, балалар үстерү, өлкәннәрне кайгырту өчен зирәклек, сабырлык, үзара аңлаша белү сәләте бирүе турында сөйлибез", - диде архиерей.
Сәламләү чыгышларыннан соң гала-концерт узды. Алексеевск чаң кагучыларыннан соң Мәскәү музыканты Станислав Бартенев чыгыш ясады һәм Алексеевск җырчысы Екатерина Трифонова «Алексеевские перезвоны» гимнын башкарды.

Гала-концертта кыңгырау чыңы җыр, бию һәм музыкаль номерлар белән аралашты.

Фестиваль төнгә кадәр дәвам итәчәк.

«Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International