Быел «Каравон» 29 майда уздырыла

2016 елның 14 мае, шимбә

2016 елда Татарстан Республикасы халыкларының республикакүләм бәйрәмнәрен уздыру графигы

2016 елда Татарстан Республикасы халыкларының республикакүләм бәйрәмнәрен уздыру графигы:

29 май. Лаеш муниципаль районының Никольское авылында - «Каравон»  республика рус  халык бәйрәме;

26 июнь. Лениногорск муниципаль районының Мордва  Кармалкасы авылында  - «Балтай»  мордва (эрзя) мәдәнияте республика бәйрәме;

18 июнь. Әгерҗе муниципаль районы Күләгәш авылында - «Семык» марий мәдәнияте республика бәйрәме;

11 июнь. Кукмара муниципаль районының Нырья авылында - «Гырон  быдтон» удмурт мәдәнияте республика  бәйрәме;

25 июнь. Тәтеш муниципаль районының  Килдеш авылында - «Валда шинясь» мордва (мокша) республика бәйрәме;

26 июнь. Әлмәт муниципаль районының Иске  Суркино авылында - «Учук» Кама аръягы чувашлары  фестивале;

25 июнь. Нурлат шәһәре - «Уяв» чуваш мәдәнияте республика бәйрәме;

2 июль. Чаллы шәһәрендә  «Иван Купала» славян мәдәнияте республика бәйрәме ;

16  июль. Мамадыш муниципаль районының  Җөри авылында - «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International