«Йолдызлык» фестиваленең йомгаклау этабы ачыла

2016 елның 8 апреле, җомга

11 апрельдә  9.30 да  «Уникс»та Татарстан Республикасы Президенты һәм ЮНЕСКО химаясе белән уздырыла торган  «Йолдызлык» уналтынчы республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең йомгаклау этабы ачыла.  

Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчелеге, шулай ук муниципаль районнар җитәкчеләре катнаша. .

Иҗади бәйгенең йомгаклау өлешендә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 4500 яшь талант иясе чыгыш ясаячак.

Йомгаклау концертлары 15 апрельдә  «Уникс»та һәм  23 апрельдә «Пирамида»да узачак.

89272400017.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International