Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә «Россиядәге милли әдәбиятларны рус теленә тәрҗемә итүгә булышлык күрсәтү һәм аңа этәргеч бирү буенча чаралар комплексын оештыру һәм уздыру» проектын тәкъдим итү була

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

8 декабрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә республика язучылары, тел һәм әдәбият галимнәре, тәрҗемәчеләре катнашында шигърият секциясе утырышы була. Анда «Россиядәге милли әдәбиятларны рус теленә тәрҗемә итүгә булышлык күрсәтү һәм аңа этәргеч бирү буенча чаралар комплексын оештыру һәм уздыру» проекты тәкъдим ителә,  шулай ук Россия халыклары шигърият антологиясенә кертү өчен татар авторлары әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү мәсьәләләре карала.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International