Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Свияжск утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Россия рәссамнар берлеге, «Графком» рәсми булмаган иҗат берлеге, Россия сәнгать академиясенең Идел буе бүлекчәсе ярдәме белән «Инанам» дигән күргәзмә уздыра.
Свияжск берничә гасыр дәвамында изге җир һәм гыйбадәт кылу урыны булып санала. Аның изге урыннарында, гыйбадәтханәләрендә, монастырьларында хәзер дә илаһка табынучы меңәрләгән кеше булып китә. «Свияжск утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы бирегә килгән кешеләрне православие мәдәнияте, аның чыганаклары һәм традицияләре белән таныштыруны дәвам итә.
Дини сюжетлар һәрчак иҗади күзлектән чыгып фикер йөртү һәм сәнгати гәүдәләндерү өчен нигез булып тора. Күргәзмәдә мәскәүле һәм казанлы рәссамнар, икона язучылар эшләре, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Төрле техник чаралар белән башкарылган әлеге сәнгать әсәрләре бер тема – кешенең өстен көчләргә инануы, аларга табынуы, бу җиһанда үзе тоткан урынны күзаллавы темасы тирәсендә берләштерелгән.
Күргәзмә 7 ноябрьдә көндезге сәгать уникедә ачыла.
Ул 18 декабрьгә кадәр эшли.
Күргәзмә ачылганнан соң музейның конференцияләр залында «XXI гасырда православие сәнгате» темасына түгәрәк өстәл уздырыла.
www.ostrovgrad.org, e-mail: ostrov_grad@mail.ru
+7 (987) 00-30-747, +7(917) 265-65-47
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте