1 сентябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Социаль-мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институты белән берлектә Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать системасының мәгариф оешмалары студентлары һәм яшь галимнәр арасында сәнгать өлкәсенә караган иң яхшы фәнни эшкә республикакүләм конкурсы үткәрә. Ул түбәндәге юнәлешләрдә уздырыла:
«Музыка»;
«Сынлы сәнгать»;
«Хореография»;
«Театр»;
«Кино»;
«Сәнгать педагогикасы».
http://mincult.tatarstan.ru/rus/polozhenie-o-respublikanskom-konkurse-na.htm.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте