315 яшь эшче «Безнең заман» фестиваленең икенче сайлап алу турында катнаша

2015 елның 9 октябре, җомга

9 октябрьдә  Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йортында «Безнең заман»  республика эшче яшьләр иҗаты өченче фестиваленең икенче зона этабы узачак.   Сайлап алу этабында республиканың 13 муниципаль районыннан төрле предприятие һәм оешмаларда эшләүче  315 кеше катнаша. Яшьләр үз осталыгын түбәндәге номинацияләрдә күрсәтәчәк: «Җыр», «Бию», «Танылу мизгеле» (нәфис сүз, СТЭМ, цирк, мода театры, пантомима, буффонада һ.б.). Катнашучылар өчен этап барышында шушы юнәлешләрдә осталык дәресләре уздырыла.

10 октябрьдә  «Нефтьче» мәдәният сараенда фестивальдә җиңүчеләрнең йомгаклау концерты булачак. Иң яхшы командалар һәм башкаручыларга фестивальнең  Казанда  28-29 октябрьдә узачак  финалына чакырулар тапшырылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International