Монголия башкаласы Улан-Батырда «Евразия музейларында костюмнар коллекциясе: тикшерү һәм тасвирлау» халыкара музей форумы булды. Сентябрьнең 22 сеннән 24 енә кадәр узган бу чарада төрле илләр музейлары җитәкчеләре, милли киемнәр буенча белгечләр һәм тикшеренүчеләр катнашты.
Евразиянең төрле халыкларында милли кием комплекслары формалашудагы төрле аспектлар, шулай ук костюмнар коллекцияләрен саклап калу, өйрәнү һәм музей экспозицияләрендә аларның урынына кагылышлы мәсьәләләр буенча 30 доклад сөйләнде. Аларны туплап җыентык итеп ел ахырына кадәр чыгарырга планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте