Хәзерге заман сәнгате галереясендә «Декоратив-гамәли сәнгать территориясе» күргәзмәсе ачыла

2015 елның 9 октябре, җомга

13 октябрьдә 15.00дә Хәзерге заман сәнгате галереясендә «Декоратив-гамәли сәнгать территориясе» күргәзмәсе ачыла.

 Ул Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының 120 еллык юбилеена багышланган күргәзмәләр дәвамы булып тора. Кечкенә генә залда училище студентларының, аны тәмамлаучыларның, укытучыларның декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре куелган. Материаллар, стильләр, башкару алымнары – төрледән-төрле. Һәр экспонат үзенчә кызыклы, акыл һәм осталык җимеше. 

Хөрмәтле журналистлар! 13 октябрьдә  15.00дә сезне  «Декоратив-гамәли сәнгать территориясе» күргәзмәсе ачылышына чакырабыз.  8(843)236-69-31.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International