Октябрьнең 1 еннән 4 енә кадәр Казанда XI Халыкара төрки шигърият фестивале узды. Аны Төркия Язучылар берлеге белән Татарстан Язучылар берлеге оештырган. Дәрдмәнд һәм Гаяз Исхакый истәлегенә багышланган быелгы фестиваль Тинчурин театрында ачылды.
Ике елга бер тапкыр уздырыла торган шигърият форумы Россия Федерациясе территориясендә беренче тапкыр уздырылды. Анда дөньяның 25 иленнән һәм төбәгеннән 100дән артык әдип катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте