Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин XI Казан халыкара мөселман кинофестиваленең жюри әгъзалары белән очрашты

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

10 сентябрьдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин  XI Казан халыкара мөселман кинофестивале жюри әгъзалары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында булды, анда кинорежиссер, сценарист Ильяр Ишмөхәммәдев (Үзбәкстан), режиссер Рәшит Ногъманов (Казахстан), артистка Мирза Мартинсоне (Латвия) һәм режиссер Илдар Ягәфәров (Россия), министрлыкның кинематография секторы җитәкчесе Светлана Юнысова катнашты.

Күренекле кинорежиссер Ильяр Ишмөхәммәдев сүзләренә караганда, конкурс лаеклы дәрәҗәдә оештырылган. Кунаклар конкурс программасына сайлап алынган эшләрнең югары сәнгати эшләнешен билгеләп үттеләр.  Шулай ук конкурс кысаларында төбәк филәмнары конкурсын оештыру, аларны тикшерүгә багышланган түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре уздыру фикере шулай ук хупланды.  

Татарстан Республикасы мәдәният министры жюри әгъзаларына зур тырышлыклары, башкарган эшләре өчен олы рәхмәт җиткерде.

Фестивальдә җиңүче дип табылган фильмнар иртәгә форумны ябу тантанасында игълан ителәчәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International