Россия Федерациясе Мәдәният министры В.Р. МЕДИНСКИЙНЫҢ XI КАЗАН ХАЛЫКАРА МӨСЕЛМАН КИНОФЕСТИВАЛЕНДӘ катнашучылар һәм аның кунакларын тәбрикләве

2015 елның 5 сентябре, шимбә

Кадерле дуслар!

XI Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашучыларга, аның кунакларына һәм оештыручыларына чын күңелдән кайнар сәлам юллыйм.

Татарстан башкаласы үзенең меңьеллыгын бәйрәм иткән елда беренче адымнарын атлаган форум, елдан-ел тамашачылар күңелен яулый һәм илебездә генә түгел, аннан читтә дә иң абруйлы кинофестивальләрнең берсе булып бара.  

Исламның кешеләргә мәхәббәт белән сугарылган асылын ача килеп, Казан кинофорумы әхлакый үсешкә, мәдәни зәвык тәрбияләүгә, игелекле иҗатка көчле этәргеч бирә.  Россия үзенчәлекле тарихи һәм  мәдәни  традицияләргә бай, анда төрле диннәрнең үзара килешеп, тыныч яшәү тәҗрибәсе тупланган. Православиенең ислам дөньясы белән үзара бәйләнешләре  үзәге буларак Татарстанның роле бәяләп бетергесез зур. Һәм бу мөнәсәбәттә республика башкаласында  кинофестиваль уздыру аерым бер әһәмияткә ия.   

Фестиваль көннәрендә мөселман дөньясының күренекле сәнгать әһелләре Казанда җыелды, әлеге форум цивилизацияләр һәм мәдәниятләр багланышлары өлкәсенә караган четерекле мәсьәләләр буенча фикер алышу, әңгәмәләр уздыру өчен дөньяның төрле илләре вәкилләрен үзенә җыйган мәртәбәле мәйданчыкка әверелде.     

Татарстан башкаласында күрсәтеләчәк кинофильмнар тамашачылар күңеленә хуш килү белән бергә, рухи биеклеккә ирешү, гаделлек, явызлыкка каршы көрәшү кебек идеаллар үсешенә дә өлеш кертер дип ышанам.

Фестивальне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлек, ә аның кунакларына  – кабатланмас тәэсирләр телим!

Россия Федерациясе Мәдәният министры

В.Р. МЕДИНСКИЙ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International