5 сентябрьдә XI Казан кинофестивален ачу тантанасы гадәттәгечә кызыл келәмнән башланды. Камал театры каршындагы мәйданчыкта кинофорумда катнашучыларны һәм аның кунакларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббасов әлеге күренекле вакыйга уңаеннан тәбрикләде.
Тамашачылар жюри рәисе, «Оскар» бүләге иясе режиссер Владимир Меньшовны, аның Польшадан килгән һөнәрдәше Кшиштоф Зануссины, танылган актерлар Борис Клюев һәм Александр Михайловны, актер һәм режиссер Кирил Плетневны, актер Алексей Воробьевны алкышлар белән каршы алды.
Кинофорумның кызыл келәменнән жюри әгъзалары – үзбәк кинорежиссеры Ильяр Ишмөхәммәдов, Латвия актрисасы Мирза Мартинсоне, режиссер һәм актер Рөстәм Сәгъдуллаев, режиссер Илдар Ягъфәров һ.б. узды.
Тантанада дөньяның 20 иленнән фестивальнең конкурс программасына кергән эшләрен тамашачылар игътибарына тәкъдим итәргә килгән режиссерлар һәм кино сәнгате әһелләре катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте