Августның 28 еннән 30 ына кадәр «Смена» хәзерге заман мәдәнияте үзәгендә уздырыла торган Җәйге китап фестивалендә күренекле язучылар, галимнәр, әдәбият тәнкыйтьчеләре, мәдәният әһелләре катнаша. Өч көн дәвамында өч мәйданчыкта кырыктан артык чара уздырылачак. Җәмгыятьне аеруча кызыксындырган темаларга лекцияләр, бәхәсләр, фикер алышулар уздырылачак. Китап, аның хәзерге заманда тоткан урыны, фән казанышлары, тарих һәм фәлсәфә белән бәйле мәсьәләләр – болар барысы да игътибар үзәгендә булачак. Фестивальдә шулай ук китап ярминкәсе оештыру да каралган.
+7 917 229-96-28, +7 987 289-50-41
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте